Вертолетта күпсанлы очып әйләнүләр барышында, экологлар табигатьне саклау законнарын бозуның 190 артык очрагын ачыклады

2022 елның 22 апреле, җомга

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында 10 муниципаль район территориясенә авиакүзәтү ясалды. Моңа түбәндәге районнар керә: Лаеш, Чистай, Зәй, Сарман, Алабуга, Мамадыш һәм башкалар. Күзәтүләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов ясады. Рейд барышында 192 табигатьне саклау законнарын бозу очрагы теркәлгән, аларның күбесе рөхсәтсез калдыклар ташлау белән бәйле. 
Исегезгә төшерәбез, икеайлыкның беренче 20 көнендә күзәтчелек органнары 1291 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 781е бетерелгән), 664 беркетмә төзелгән, 356 мең сумлык административ штраф салынган. 
531 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, шуларның 353е (66,5%) бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International