Әлмәт шәһәрендә санитария-экология икеайлыгы кысаларында узган чираттагы күчмә тикшерү барышында, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Беренче Май урамында 900 куб.м. күләмендә санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыкланды.
600 кв.м. зурлыктагы мәйданда автомобиль тәгәрмәчләре, чүп һәм биналарны сүтүдән калган калдыклар ташланган иде. Хәзерге вакытта чүплек кишәрлекнең милекчесе тарафыннан бетерелгән.