Азнакай районындагы рейд барышында экологлар мәйданы 10 сутыйга якын булган чүплек урынын ачыклады

2022 елның 29 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре санитария-экология икеайлыгы чорында торак пункт территорияләрен даими рәвештә тикшереп тора.

ТР Азнакай районында экология мониторингы барышында гомуми мәйданы 980 кв.м. җиткән рөхсәтсез рәвештә төзелеш калдыклары ташланган урын ачыкланган.

Башкарма комитет җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтү юллаганнар, тәүлек дәвамында чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International