Бүген вертолетта күпсанлы очып әйләнүләр барышында, экологлар табигатьне саклау законнарын бозуның 141 очрагын ачыклады

2022 елның 29 апреле, җомга

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында тагын 5 муниципаль районда - Югары Ослан, Апас, Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары территорияләрендә авиация күзәтүләре үткәрелде. Күзәтүләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов ясады. Исегезгә төшерәбез, бу икеайлык кысаларында башкарылган икенче авиаочыш булып тора. Беренче рейд барышында республиканың 10 районында 192 хокук бозу очрагы ачыкланган иде. Элеккегечә, хокук бозуларның күбесе рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташлау белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International