Икеайлыкның беренче атнасында (ул 1 апрельдә башланып китте) Министрлык һәм ведомстволарның күзәтчелек органнары Татарстан буенча 210 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 100 бетерелгән), 58 беркетмә төзегән.
Рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 113 урын ачыкланган, шуларның 46 бетерелгән.
Муниципаль берәмлекләр, икеайлыкның башыннан алып исәпләгәндә, 11 мең куб.м. артык каты көнкүреш калдыгы чыгарган, территорияләрне чистартуга 21 меңнән артык кеше һәм 340 махсус техника җәлеп ителгән, хәзерге вакытта юллар һәм тукталыш павильоннарын чистарту эшләре бара.
Көн саен автомобиль юлларын җыештырырга 277 кеше һәм республиканың транспорт комплексы предприятиеләреннән 104 махсус техника чыга.
Исегезгә төшерәбез, санитария-экология икеайлыгы кысаларында «Экояз-2022» бәйгесе бара, анда катнашу өчен гражданнар да, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре дә чакырыла.
Икеайлыкның беренче атнасындагы нәтиҗәләр буенча, «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә түбәндәгеләр җиңүче дип табылды:
Шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар арасында
1 урын - Яңа Чишмә районы
2 урын - Ютазы районы
3 урын - Саба районы
Шәһәр статусына ия муниципаль районнар:
1 урын - Арча районы
2 урын - Бөгелмә районы
3 урын - Нурлат районы
Шәһәр округы статусына ия муниципаль районнар
1 урын - Чаллы шәһәре
2 урын - Казан шәһәре