Шәһәр халкы хәбәр иткәнчә, Яңа Савинов районында Казансу яр буе полосасында аңлаешсыз төскә кергән күбек барлыкка килә. Экологлар әлеге шикаять буенча урынга чыга. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Үзәк территориаль идарәсенең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары, Экологик күзәтчелекне тәэмин итү буенча үзәк бүлек белгечләре белән берлектә, куркынычлылык классын һәм пычраткыч матдәләрне ачыклау өчен пычрак кар пробаларын ала. Шулай ук химик анализ үткәрү өчен табигый су һәм туфрак пробалары алына. Пычрану сәбәпләрен ачыклау өчен, министрлыкның дәүләт инспекторлары сәнәгать предприятиеләренең юынты суларын агызу чыганакларын тикшерү буенча урыннарга чыгачак.