ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районының Бүләк авылы читендә рөхсәтсез чүп-чар ташланган урынны таптылар.
Аксубай районында мониторинг барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Ибрай авылы янында рөхсәтсез көнкүреш һәм агач калдыклары җыелган чүплекне ачыкладылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Апас районы Каратун бистәсендә гражданнардан һаваны тузан һәм төтен белән пычрату турында мөрәҗәгать килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары балалар сәламәтләндерү лагере янында төзелеш калдыкларын туплауны ачыкладылар.
Татарстан Республикасының санитар торышын экологик яктан контрольдә тоту максатларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчеcе Фаяз Шакиров белән берлектә авиаочыш үткәрделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендәге авария нәтиҗәсендә дистиллят түгелү турында хәбәр килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Идел буе районындагы Учительская урамында 2 нче йорт каршында рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.
Татарстанлыларның Комсомо күлендә үрдәкләр һәм балыклар үлүе турында күп санлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Мәлки авыл җирлеге чигендә зур чүплек таптылар. Кайбыч районында узган мониторинг барышында хокук бозу очраклары ачыкланды. Калдыкларны законсыз туплау мәйданы 2800 кв.м. тәшкил итте, күләме – 270 куб. м.
Балыклар үлү факты расланмады. Бүген экологлар Росрыболовство белгечләре белән бергә кабат Җиңү паркына чыктылар.