Әгерҗе районында экологлар кисәтүеннән соң зур чүплек бетерелде

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Әгерҗе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Кучук авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 6160 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 100 куб.м.
Әгерҗе районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм 60 көн дәвамында рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International