Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар. Хокук бозу Красная Горка авыл җирлегендә ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 144,6 кв. метр тәшкил итә. Чүплекнең күләме – 115,6 куб. м.
Мамадыш авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.