«Чиста һава» операциясе кысаларында ТР Экология министрлыгы инспекторлары автоинспекторлар белән берлектә 4519 автомобильне тикшерделәр

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

1 июньнән «Чиста һава» операциясе кысаларында ТР Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 4519 автотранспорт чарасын, шул исәптән 245 йөк автомобилен һәм 323 автобусны тикшерделәр. 3717 автотранспорт чарасы бензин двигательләре белән, 569 дизель двигательләре һәм 233 газ-мотор ягулыгы белән булган. 133 автомобильдә (барлык тикшерелгән автомобильләрнең 2,9 проценты) газ чыгаруда пычратучы матдәләрнең нормадан артып китүе ачыкланган. Татарстан Республикасында транспорт чараларының экологик куркынычсызлыгын тикшерү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерүләр ТР Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре белән берлектә төп магистральләрдә, КПП һәм предприятиеләрдә бара. Быел куркыныч пычраткыч матдәләр күләменә ким дигәндә 6 мең автомобильне тикшерү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы һәм ЮХИДИ уртак операциясе Татарстанда ел саен 40 ел дәвамында үткәрелә. Мондый беренче рейдлар 1983 елда ук башланган. Узган ел «Чиста һава» операциясе кысаларында автомобиль юлларында 6570 машина тикшерелгән, шуларның 183се яки 2,8 проценты газларда пычраткыч матдәләр чыгару нормативларына туры килмәгән.

Исегезгә төшерәбез, чараның төп максаты – автотранспорт чараларының газларында пычраткыч матдәләр күләме нормативлары үтәлешен контрольдә тоту һәм атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын кисәтү. Моннан тыш, автотранспортның әйләнә-тирә мохит торышына тискәре йогынтысын киметү максатыннан, республикада автомобиль транспортын мотор ягулыгының аз агулы төрләренә, бигрәк тә мотор ягулыгының экологик төре буларак каралган кысылган табигый газга күчерү эше дә дәвам итә.

2022 елда сатып алынган һәм кысылган табигый газга күчерелгән автомобильләр 1420 берәмлек тәшкил итте, бу атмосферага матдәләр бүлеп чыгаруны 2,4 мең тоннага киметергә мөмкинлек бирде.

2022 елда Татарстан Республикасында автомобиль транспортыннан тулаем пычраткыч матдәләр бүлеп чыгару 103,2 мең тонна тәшкил итте, 2021 елда исә – 119,7 мең тонна.  Автотранспорттан чыгарылган газларның 16,5 мең тоннага кимүе республикада исәптә торган ЕВРО 0 – ЕВРО 3 экологик класслы автотранспорт чаралары санының кимүе һәм заманча мотор ягулыгына күчү, шулай ук аларны кысылган һәм сыекландырылган табигый газга күчерү белән аңлатыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International