Балык Бистәсе районында экологлар кисәтүеннән соң чүплекне бетергәннәр

2023 елның 29 августы, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Балык Бистәсе районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турында алынган мәгълүмат буенча урынга чыгу гамәлгә ашырылган. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагы ачыкланган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 200 кв. метр тәшкил итә.

Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм 60 көн дәвамында рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International