Экологлар Чирмешән районында известьташның рөхсәтсез урнаштырылуын ачыклаган

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Чирмешән районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Шешминка авыл җирлегендә известьташ өемнәренең рөхсәтсез урнаштырылуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы – 2000 кв.м, күләме 5000 куб.м тәшкил итә.

Җир кишәрлеге хуҗасына, шәхси эшкуарга табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм 60 көн эчендә табигый ташны рөхсәтсез урнаштыру фактын бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта участок хуҗасы территорияне тиешле санитар-экологик хәлгә китергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International