Әлмәт районы территориясен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар.
Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы 5 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урынын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Лениногорск районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шөгер авыл җирлегендә санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары туплануын ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы 10208 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 10208 куб. м.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торбадан Карамалы елгасына пычрак су ташлау турында килгән мәгълүмат буенча, урынга чыкканнар.
ТР Экология министрлыгында төрле югары уку йортлары студентлары өчен гамәли көннәр уза. Биредә 72 студент-эколог практика үтә. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укучылары бар.
Яңа Чишмә районын мониторинглау барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Петропавел Бистәсе авылында рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыелган урынны ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 205 кв. метр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Хокук бозу Би күле авыл җирлегендә ачыкланган. Пычранган урын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте.
Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Томбарлы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыелуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 1250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 160 куб.м.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерүләр үткәрде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар лицензия шартларын үтәвен шул рәвешле контрольдә тоталар.