Азнакай районында экологлар чүплек тапкан

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Кәкре Елга авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар.

Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 200 кв. метр тәшкил итә.

Азнакай районы Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International