Экологлар кисәтүе буенча Алабуга районында тагын бер чүплек бетерелде

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Алабуга районы Колосовка авылында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 420 квадрат метр тәшкил итә.

Алабуга районы Танай авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International