Экологлар Казан шәһәре башкарма комитетына Киров районының Светлое күленә агынты сулар агызу факты буенча кисәтү юлладылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең Киров районы Светлое күленә агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында чистарту корылмаларыннан агынты ташлау факты расланды. Экологлар табигый су үрнәкләрен алдылар. Химик анализ нәтиҗәләре буенча тимер буенча – 1,6 тапкыр, химик кислород куллану буенча 2,7 тапкыр артыклык очрагы ачыкланды.

Кадастр картасы мәгълүматлары буенча чистарту корылмалары Казан шәһәре башкарма комитеты балансында тора. Башкарма комитет адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International