Чаллыда экологлар катнашыннан соң чүплек бетерелде

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Чаллыны тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыкладылар. Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында эшкәртелгән шиннар һәм автомобиль детальләре сакланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 375 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 112,5 куб. м.

Чаллы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International