Халык санкцияләнмәгән җир эшләре алып баруга шикаять иткәннән соң Экология министрлыгы инспекторлары Питрәч районына чыктылар

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының «Мешинские усадьбы» коттедж поселогы янында җир эшләре үткәрү турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Урынга чыгу вакытында җир эшләре үткәрелмәгән, территориядә техника булмаган, әмма инспекторлар җир участогында туфракның уңдырышлы катламы алынуын теркәгән.

Шулай ук, үткәрелгән үлчәүләр буенча, эшләрнең Мишә елгасының су саклау зонасында башкарылуы ачыкланган. Министрлык инспекторлары Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсенә участокның категориясен һәм милекчесен ачыклау өчен гариза җибәрделәр. Гариза нәтиҗәләре буенча, җир участогы хуҗасы булып Питрәч районы Шәле авыл җирлеге башкарма комитеты тора. Территория авыл хуҗалыгы файдалануы өчен билгеләнгән. Экологлар ТР Питрәч районы башкарма комитетына җир эшләрен башкаруга ордер булу-булмавын сорап мөрәҗәгать җибәрделәр, башкарма комитетның җавабы буенча, комитет эшләрне башкаруга рөхсәт бирмәгән.

Алга таба чаралар күрү өчен барлык материаллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлегенә һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International