ТР Экология министрлыгы инспекторлары Куйбышев сусаклагычы акваториясен тикшерү барышында 5 файдалы казылма ятмасын тикшерделәр

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан ком-вакташ катнашмасын чыгаруга лицензия шартларының үтәлүен тикшерү максатында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә күзәтчелек чаралары үткәрделәр. Күчмә тикшерү барышында инспекторлар 5 файдалы казылма ятмасын карадылар, атап әйткәндә, Балык Бистәсе участогы, Трой, Урай-Гремячево һәм Төньяк Алексеевск ПГС ятмалары. Тикшерү вакытында бу участокларда казылма чыгару эшләре башкарылмаган. Шулай ук инспекторлар Чистай ОПИ ятмасын да тикшерделәр. Ике суднода «Прага-7» һәм «ПЗС 800» земснарядлары белән ПГС чыгарылган, тикшерү вакытында ике судно да «ГЛОНАСС+112» навигация системасына тоташтырылган булган.

Рейд нәтиҗәсендә Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкламаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International