ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Балтач районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Норма авыл җирлегендә скважинаны законсыз бораулау фактын ачыкладылар.

Арча районының Кәче авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасы ягыннан яман ис килүе турында алынган мәгълүмат буенча, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт-Урсала автомобиль юлы буйлап технологик сыеклыкның агып чыгуын ачыклаганнар. Агым кустлы насос станциясеннән «Альметьевнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе скважинасына кадәр ташлау линиясенеж герметиксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Пычрану мәйданы якынча 200 кв.м тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән Бөгелмә районы Карабаш бистәсе янында, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган 1 нче нефть һәм газ чыгару цехы мәйданчыгында нефть продуктларын агызу турында хәбәр килде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан ком-вакташ катнашмасын чыгаруга лицензия шартларының үтәлүен тикшерү максатында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә күзәтчелек чаралары үткәрделәр.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгы тарафыннан  «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ предприятиесе хисапларын анализлау нәтиҗәләре буенча, әлеге предприятиенең чистарту корылмаларыннан агып чыккан агынты суларда пычраткыч матдәләр күләменең артуы ачыкланды.

Бөгелмә районында Бөгелмә елгасы ярының пычрануы турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында ике чүплек ачыкланган. Берсендә, 150 кв. м мәйданда – төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, икенчесендә 75 кв. м мәйданда автомобиль шиннары саклана.


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының «Мешинские усадьбы» коттедж поселогы янында җир эшләре үткәрү турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Урынга чыгу вакытында җир эшләре үткәрелмәгән, территориядә техника булмаган, әмма инспекторлар җир участогында туфракның уңдырышлы катламы алынуын теркәгән.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Кәкре Елга авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар.


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең Киров районы Светлое күленә агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International