«Бөреле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ Казансу елгасын пычраткан өчен 476 мең сум түләячәк

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Биектау районында хокук бозучыга  476 938 сум күләмендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга кушканнар. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды. Узган ел, «Бөреле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ тарафыннан су кулланучы буларак тапшырыла торган су объектын куллану шартларын үтәү турындагы кварталлык хисапларны анализлау нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан әлеге предприятиенең чистарту корылмаларыннан агызылган пычраткыч матдәләр күләменең артуы ачыкланды. I, II һәм III кварталлардагы мәгълүматларда сульфат, аммоний-ион һәм нитрит буенча артулар ачыкланган, бу Россия Федерациясе Су кодексының 56 статьясы таләпләрен бозу булып тора.

Экологлар тарафыннан тирә-як мохиткә китерелгән зыян 476 938 сум күләмендә исәпләнгән һәм түләү өчен белдерелгән. Әмма гаепле зат үз теләге белән зыянны каплаудан баш тарта. Үзәк территориаль идарә Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва таләпләре канәгатьләндерелеп, суд хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте. Бүген Биектау район суд приставлары бүлеге тарафыннан мәҗбүри җәза чараларын куллану буенча башкарма производство кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International