Экологлар кисәтүе буенча Азнакай районындагы чүплек бетерелгән

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Саралы авыл җирлегендә хокук бозу очрагы ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 324 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 80 куб.м.

Җир участогы хуҗасына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International