Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны суд аша каплауга ирештеләр

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Совет районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Самосырово торак массивында Тынычлык урамында рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштырылуын ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1648 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 2145 куб. м. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 1 821 103 сум күләмендә бәяләделәр.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе Татарстан Республикасы Арбитраж судына җир кишәрлеген арендалаучыга зыянны каплау турында дәгъва белдереп мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелде. Әмма хокук бозучы суд карары белән килешмәде һәм 11 нче арбитраж апелляция судына, ә аннары Идел буе округы арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Апелляция һәм кассация инстанцияләре ТР Арбитраж суды карарын үзгәрешсез калдырды. Җир арендаторы әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International