Чирмешән районында экологлар кисәтүе буенча чүплек бетерелгән

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Чирмешән районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Карамыш авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 500 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.

Чирмешән районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International