Азнакайда төзелеш калдыклары чүплеге табылган

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск тракты буенча юл буенда рөхсәтсез төзелеш калдыкларын җыю урынын ачыклаганнар.

Хокук бозу Азнакай районын мониторинглау барышында ачыкланган. Пычранган урын мәйданы 350 квадрат метр тәшкил итә.

Азнакай шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International