Экология министрлыгы инспекторлары Идел буенда балыкның һәлак булуы турындагы мәгълүматны тикшерделәр

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары социаль челтәрләрдән алынган, Идел буенда 2-нче Аракчино урамы районында балыкның күпләп үлүенә кагылышлы мәгълүматны тикшерү өчен урынга чыктылар.
Идел елгасы Федераль экологик күзәтчелектәге су объекты булганлыктан, мәгълүмат Росприроднадзорга һәм Росрыболовствога тапшырылды. Өч табигать саклау ведомствосы белгечләре килгән мәгълүматны бергәләп тикшереп бетерделәр. Балыкның үлү факты расланган, хәзер биоресурсларның һәлак булуына китерергә мөмкин булган өстәмә шартлар ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International