Тукай районында 900 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек табылган

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Тукай районын тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Әҗмәкәй авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган участокның мәйданы 940 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 874 куб.м.

Җир участогы хуҗасына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International