Туфракка китерелгән зыян өчен 917 мең сум. «Орхидея+» ҖЧҖ бурычы мәҗбүри рәвештә түләттерелде

2023 елның 17 ноябре, җомга

Буа районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Объездная урамындагы җир кишәрлегендә рөхсәтсез рәвештә төзелеш вак ташлары урнаштырылуы ачыкланды. Пычрату урынының гомуми мәйданы 1411 кв. метр тәшкил итә. Экологлар исәпләп чыгарганча, әйләнә-тирә мохиткә 917 150 сум күләмендә зыян китерелгән.

Законсыз урнаштыруга юл куйган «Орхидея+» ҖЧҖ адресына туфракка китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау турында дәгъва җибәрелгән. Әмма юридик зат үз теләге белән зыянны капламаган, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва белдерелгән. Министрлык таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Суд карары Самара шәһәрендәге Арбитраж апелляция судынан соң да үз көчендә калдырылды.  Экология министрлыгы таләбе буенча «Орхидея+» ҖЧҖ әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 917 150 сум түләргә тиеш булды. Җаваплы як китерелгән зыянны ирекле нигездә түләүдән баш тарту сәбәпле, Буа, Апас һәм Кайбыч район бүлекчәләренең суд приставлары тарафыннан мәҗбүри җәза чараларын куллану буенча башкарма производство кузгатылды.

Бүгенге көндә зыян мәҗбүри рәвештә түләттерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International