Азнакай районында экологлар кисәтүеннән соң чүплекне бетергәннәр

2023 елның 8 декабре, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск тракты буенча юл буенда рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.

Чүпләнгән территориянең мәйданы 350 кв.м тәшкил итә..

Азнакай районы Азнакай шәһәре Башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International