Бөгелмә районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәренең «Автомобилист» бакча җәмгыяте территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Татарстан Республикасы Югары Суды Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологларының җир кишәрлегенә милек хокукын законсыз дип тану турындагы таләпләрен хуплады һәм Бөгелмә шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынына тап булганнар.
Биектау районында Кәминкә елгасына китерелгән 600 783 сум күләмендә зыянны капларга мәҗбүр иттеләр. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды.
Алексеевск районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан асфальт ватыклары һәм асфальт-бетон япмалар рәвешендә рөхсәтсез калдыклар җыю факты ачыкланган.
Казан шәһәре Совет районы «Медик» СНТ территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгы инспекторлары глэмпинг янында туфракка су агызу өчен урнаштырылган торбага тап булган. Экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алганнар.
Вертолет белән очу барышында экологлар Зәй районында рөхсәтсез калдыклар җыю фактын ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1381 кв. метр тәшкил итә.
Балык Бистәсе районында карбонат карьеры территориясе рекультивацияләнде. Бу лицензияле карьер «Яншык» җир асты ятмасында урнашкан һәм озак еллар буе «Рыбно-Слободский Агрохимсервис» ААҖнеке булган.
Бүген Әлмәт районында шәһәрнең көнкүреш калдыклары чыгарыла торган полигонда янгын чыккан. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре, кешеләрнең тормышына тискәре йогынты ясау мөмкинлеген булдырмас өчен, полигонга иң якын торак пунктта һава торышын бәяләү өчен оператив рәвештә урынга чыктылар.