Әлмәттә зур чүплекне бетерү өчен 2 мең КамАЗ кирәк булачак

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Әлмәт районын тикшерү барышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр чикләрендә Риза Фәхретдин урамында рөхсәтсез зур чүплек урынын тапканнар.

Ачыкланганча, тугыз җир участогында төзелеш калдыклары: асфальт-бетон япмалар, каты коммуналь калдыклар  урнаштырылган, алар шәһәр юлларын һәм биналарын төзекләндергәннән соң чыгарылган һәм алга таба җир участокларын күмеп кую өчен җыелган.

Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы – 18 385 кв.м, күләме – 36 445 куб.м.

Җир кишәрлекләренең хуҗасын билгеләү өчен экологлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә гариза җибәргәннәр. Гариза нәтиҗәсендә ачыкланганча, алты җир участогы – физик затларга, ике участок юридик затларга – «Центр-Спец-Строй» ҖЧҖ һәм «Выксунск металлургия заводы» АҖ һәм бер участок муниципаль милеккә карый.

Әлмәт районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Калган милекчеләргә карата дәгъвалар юнәлдереләчәк һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян түләттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International