Экологлар Арчада Лекинка елгасының пычрануы турындагы шикаять буенча оператив рәвештә урынга чыктылар

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Арча шәһәренең «Питомник» микрорайонында Лекинка елгасының (елга Казансу елгасының кушылдыгы булып тора) пычрануы турында мөрәҗәгать килде. Гариза бирүче чистартылмаган агынты суларны агызу һәм иртәнге вакытта барлыкка килгән яман ис турында зарлана.

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында экологлар су чыгарылган трубаны табып, аннан аккан су нәтиҗәсендә елгадагы суның ак төскә керүен теркәгәннәр. Бу территориядә бердәнбер пычрату чыганагы булып «Арча» ҖЧҖ торганлыктан, елга агымы буенча югарырак һәм агынты сулар агызылган урында су пробалары алынган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел Лекинка елгасы ак төскә буялган булган инде. Ул чактагы анализ нәтиҗәләре буенча кислородны биологик куллану буенча (2,3 тапкыр), нитрит, аммоний ионы, сульфат һәм тимер буенча артыклык ачыкланган.

«Арча» ҖЧҖ федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә буйсынганлыктан, мәгълүмат административ җаваплылык чараларын күрү өчен Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән. Шулай ук әлеге факт буенча мәгълүмат ТР Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегенә торба хуҗасын билгеләү өчен җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, бу «Арча» ҖЧҖнең сулыкларны пычратуда гаепле булуының беренче генә очрагы түгел. Ике ел элек предприятие Балтач районының Шушма елгасына агынты сулар агызган өчен административ җаваплылыкка тартылган иде. Штраф суммасы 80 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, экологлар тарафыннан 6 млн сумга якын зыян да исәпләп чыгарылган иде. Җәмәгать килешүе төзелде. Предприятие Балтач районында чистарту корылмаларын модернизацияләде. «Арча» ҖЧҖ җәмәгать килешүен үтәде, агынты суларның сыйфаты норматив хәлгә китерелгән иде.

Әмма быел июль аенда ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең үзендә агынты су агызуны теркәделәр. Биредә «Арча» сөт комбинаты торбасының шартлавы нәтиҗәсендә агынтылар туфракка аккан иде. Пычрану мәйданы 1400 кв. метр тәшкил итте. Мәгълүмат Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасына, шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегенә тапшырылды. Август аенда Арча районына Татарстан Республикасы табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Айрат Нәҗмиев килде. Бергәләп тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Арча район судына дәгъва гаризасы җибәрелде. Прокуратура «Арча» ҖЧҖ предприятиесеннән Арча шәһәрендә локаль чистарту корылмаларын төзү һәм 1400 кв.м мәйданлы бозылган җирләрне рекультивацияләүне мәҗбүр итәргә куша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International