ТР Экология министрлыгы инспекторлары Ютазы районында чүплек тапкан

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Ютазы районын тикшерү барышында Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Урыссу поселогы территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.

Чүпләнгән территориянең мәйданы – 875 кв.м, чүплекнең күләме 787 куб.м тәшкил итә.

Урыссу авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International