ТР Экология министрлыгы инспекторлары Чирмешән районында чүплек тапкан

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Иске Кади авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы – 400 кв.м, күләме 200 куб.м тәшкил итә.

Чирмешән районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International