Август башында Тихоновка авылы белән Түбән Мактама ш.т.п. арасында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары законсыз чүплек урынын ачыклаганнар иде. Ачыкланган вакытта чүп-чар мәйданы 50 кв.м тәшкил итте.
Минзәлә районы мониторингы барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.
Гараж кооперативы рәисенең Түбән Камада санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килүгә катнашы булу фактын хокук бозу шаһиты видеога төшергән. Кадрларда гражданинның калдыкларны тачкага җыеп, территориядән читкә алып чыгып, туфракка ташлавы күренә.
Казанның Совет районында атмосфера һавасы сыйфатына даими мониторинг гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә билгеләнде.
Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары, Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре һәм җирле хакимият органнары вәкилләре белән берлектә, тимер юл полосасының һәм аның тирәсендәге территорияләрнең санитар торышын рейд белән тикшерделәр.
Тәтеш районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары тарафыннан Тәтеш шәһәренең Камай урамындагы 1нче йортта чүплек табылган. Чүплекнең мәйданы 25 кв. метр тәшкил итә.
Александровка елгасына ирекле керү мөмкинлеген чикләүне Баулы районындагы Ык буе идарәсе инспекторлары ачыклады.
Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары «РЖД» ААҖ полосасы һәм аңа якын территорияләрнең санитар торышы буенча рейд тикшерүендә катнаштылар.
Экология министрлыгына Үзәк-Мариуполь урамындагы 47нче йорт янындагы калдыкларны рөхсәтсез җыю турында мөрәҗәгать килде. Күчмә тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланды.
Экологик тикшерү Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды. «Нармонка» һәм «Атабай» агрофирмалары, шулай ук «Вафин Р.К.» фермер хуҗалыгы территорияләре тикшерелде.