Әлмәт кешесе әйләнә-тирә мохиткә китергән зыян өчен 700 мең сумга якын акча түләячәк

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Экология министрлыгы Әлмәттә калдыкларны законсыз урнаштыру турындагы суд эшен отты.

Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Р.Фәхретдин урамындагы элеккеге шәһәр яшел хуҗалык базасы территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар иде.

Чүплекнең гомуми мәйданы 871 кв. м тәшкил итә иде.

Туфракка китерелгән зыян экологлар тарафыннан 693 мең сум күләмендә исәпләп чыгарылды.

Инспекторлар физик зат - җир кишәрлеге милекчесе адресына дәгъва юлладылар. Тәртип бозучы зыянны үз теләге белән каплаудан һәм чүплекне бетерүдән баш тартты.

Ул вакытта экологлар ТР Югары судына дәгъва гаризасы юлладылар. Суд экологларның позициясен хуплады. Әмма хокук бозучы кабул ителгән карар белән килешмәде һәм апелляция шикаятен бирде. Эш Самарада гомуми юрисдикциянең алтынчы кассацион суды тарафыннан каралды.

Суд эшкә нокта куйды һәм хокук бозучыны чүплекне бетерергә һәм зыянны тулы күләмдә түләргә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International