ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Экология министрлыгына Арча районында яшәүчеләрдән һава сыйфатына шикаять килде. 


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр, шул исәптән кар чүплекләре. Бу тема буенча 56 хәбәр килгән. 


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан кышкы юлларны җыештырганнан соң рөхсәтсез кар салу факты ачыкланды.

Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә җил юнәлешен исәпкә алып сайланган ноктада, шулай ук янәшә урнашкан предприятиеләрнең санитар-күзәтү зонасы читеннән һава пробалары сайлап алынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында рөхсәт ителгән күкертле водород концентрациясенең 11 тапкыр артуы ачыкланган.


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

11-17 март көннәрендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 79 мөрәҗәгать килгән. Аларның 7се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 11се «Халык контроле» системасы аша, 2се «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 59 хәбәр Министрлыкның башка элемтә каналлары аша кабул ителгән.


15
март, 2024 ел
җомга

 Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов идарәнең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе һәм Чистай районнары башкарма комитетлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы киңәшмәләрдә доклад белән чыгыш ясады.

 

Ел башыннан 17 автомат контроль станциясе 852 меңнән артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда урнашкан биш станция 284 меңнән артык үлчәү ясаган.

Экология министрлыгына Буа районында яшәүчедән Татар Буасы авыл җирлеге территориясендә туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү турындагы мөрәҗәгате килде.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сарман районы территориясендә күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Сарман авылында Профсоюз урамында һәм Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә рөхсәтсез салынган кар өемнәрен  ачыклаганнар. 


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясендә, Нократ елгасы ярында, Мамадыш шәһәре янында төбәк дәүләт геологик контроле үткәргәндә санкцияләнмәгән карьерны ачыклаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International