Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белән берлектә, Лениногорск районында «Каркалинский щебень» предприятиесе эшчәнлеген тикшерделәр.
Предприятие эшчәнлеген известьташны геологик өйрәнү, разведкалау һәм чыгару өчен җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына бирелгән лицензия нигезендә гамәлгә ашыра.
Тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды. «Каркалинское-2» җир асты байлыклары кишәрлегендә калдыкларны, шул исәптән бетон һәм автомобиль шиннарын рөхсәтсез җыю урыны табылды. Чүплекнең гомуми мәйданы 213 кв.м тәшкил итә иде.
Шулай ук 28 034 куб. м күләмендә файдалы казылма чыгаруның исәпкә алынмаган күләме дә теркәлде. 363 мең сумлык зыян исәпләп чыгарылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 8.2 (җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү) һәм РФ КоАП 7.3 (җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану яки җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проектлар таләпләрен бозу) статьялары буенча административ хокук бозулар турында карарлар төзелде. Предприятиегә 60 мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Бүгенге көндә 423 мең сумлык штрафлар тулысынча түләнгән, чүплек бетерелгән.