Мамадышта экологлар тарафыннан рөхсәтсез чүплек ачыкланды

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәрен мониторинглау барышында экологлар табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы бүлеге белән берлектә, кабат урынга чыктылар.

Миңнеруй Хәйруллина урамында рөхсәтсез калдыклар ташлау, ягъни асфальт ватыкларыннан чүплек ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы 38 кв.м тәшкил итә. Җир участогының физик затныкы булуы ачыкланды.

РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә (җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү) милекчегә өч мең сумга кадәр административ штраф билгеләү турында карар чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International