Ике суд инстанциясе экологлар позициясен хуплады һәм хокук бозучыны чүп-чарны санкцияләнмәгән килеш җыю аркасында туфракка китерелгән зыян өчен 2 миллион 39 мең сум күләмендә түләргә мәҗбүр итте.
Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. Әлмәттә Р.Фәхретдин урамында экологлар рөхсәтсез калдыклар туплау урынына тап булдылар.
Чүплекнең гомуми мәйданы 4 410 кв. м тәшкил итә.
Җир кишәрлегенең физик затларның шәхси милкендә булуы ачыкланды.
Инспекторлар калдыкларны рөхсәтсез туплау аркасында туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Зыян 2 миллион 39 мең сум тәшкил итә.
Экологлар җир кишәрлеге милекчесенә карата кисәтү һәм дәгъва юлладылар. Тәртип бозучы зыянны үз теләге белән каплаудан һәм чүплекне бетерүдән баш тартты.
Инспекторлар ТР Югары судына дәгъва гаризасы юлладылар. Суд экологларның позициясен хуплады. Әмма хокук бозучы кабул ителгән карар белән килешмәде һәм апелляция шикаятен бирде. Эш Самарада гомуми юрисдикциянең алтынчы кассацион суды тарафыннан каралды. Суд шулай ук Министрлык позициясен хуплады һәм хокук бозучының шикаятен канәгатьләндермичә калдырды.