Экология министрлыгына Зеленодольск районының Идел-Кама тыюлыгының Раифа кишәрлеге территориясендәге Бело-Безводный күлендә камышлар үсүе һәм күлнең ләмләнүе турында халыктан мөрәҗәгатьләр килде. ТР Экология министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә урынга чыктылар.
Территорияне карау барышында күлгә тискәре антропоген йогынты ясау фактлары, шул исәптән агынты сулар агызу фактлары ачыкланмады. Министрлыкның Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре күл ярыннан су пробаларын алдылар.
Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре буенча кислородны химик куллану буенча рөхсәт ителә торган концентрациянең 1,6 тапкырга артуы ачыкланды. Арту суда сезонлы характердагы сулыкның күмелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә торган органик матдәләрнең булуын күрсәтергә мөмкин.
Эш буенча материаллар, чаралар күрү өчен, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылды.
Зеленодольск районы башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Бело-Безводный күленә коя торган Сумка елгасын чистарту мәсьәләсе карала.