Ике суд инстанциясе экологларның позициясен хуплады һәм юридик затны Дим елгасы акваториясе участогыннан гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгарган өчен зыянны капларга мәҗбүр итте.
Элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Ютазы районында Дим елгасы үзәнен чистарту эшләре барышында елга акваториясе участогыннан законсыз рәвештә файдалы казылма чыгаруга юл куелуын ачыклаганнар иде.
Экологлар тарафыннан законсыз чыгару нәтиҗәсендә китерелгән зыян 1 млн 568 мең сум күләмендә исәпләп чыгарылды. Хокук бозучы үз теләге белән зыянны каплаудан баш тартты.
Инспекторлар Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд Министрлык позициясен хуплады. Әмма хокук бозучы кабул ителгән карар белән килешмәде һәм 11 нче Арбитраж апелляция судына апелляция шикаятен бирде. Суд шулай ук экологларның таләпләрен канәгатьләндерде һәм юридик затны зыянны тулы күләмдә капларга мәҗбүр итте.