Элегрәк Идел аръягы идарәсе инспекторлары тарафыннан Тәтеш шәһәренең Камай урамында рөхсәтсез чүп-чар җыю урыны ачыкланган иде.
Чүплекнең гомуми мәйданы – 800 кв.м, күләме – 300 куб.м.
Чүплекне бетерү Тәтеш районы бюджетының экологик түләүләрдән кергән керемнәре хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплекне бетерү эшләре төгәлләнгән, табигатьне саклау законнарын бозу бетерелгән.
Исегезгә төшерәбез, район бюджетына керә торган экологик түләүләр әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик иминлекне арттыруга юнәлдерелгән табигатьне саклау буенча мөһим проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.