Менделеевск районы территориясен мониторинглау барышында Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу фактларын ачыклады. «Түбән Кама» милли паркында урнашкан җир кишәрлегендә экологлар чишмәдән рөхсәтсез су алуны ачыкладылар. Чишмә Тихоново авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Ачыкланганча, элегрәк Экология министрлыгы белән колхоз-фермер хуҗалыгы арасында судан файдалану турында килешү төзелгән булган, аның срогы 02.10.2014 елда тәмамланган. Әмма, килешүнең срогы бетүгә карамастан, чишмәдән хуҗалык-көнкүрешне су белән тәэмин итү өчен су алына.
Әлеге факт буенча судан файдаланучыга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.