Бүген Әлмәт районында каты көнкүреш калдыкларын саклау полигонында зур янгын булды. Һава торышын бәяләү өчен вакыйга урынына оператив рәвештә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм хезмәткәрләре чыкты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Иске Айван авылында 120 кв.м. мәйданда туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү фактын ачыкладылар. Билгеле булганча, билгесез кешеләр җир кишәрлегендә иске металл торбалар казыганнар, эшләр рөхсәт документларысыз башкарылган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Алексеевск районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.
1 апрельдә башланган традицион санитар-экологик икеайлыкта 586 меңнән артык татарстанлы катнашты. Эшләргә 16 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. 633 мең агач һәм куак утыртылган.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә «Халык контроле» системасы аша Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән туфракка рөхсәтсез калдыклар ташлауга шикаять килде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районына киттеләр.
Ютазы районы мониторингы барышында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Байлар авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 290 кв. м, күләме 232 куб. м тәшкил итә.
Чистай районы территориясен мониторинглау кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ерыклы елгасы буендагы Чистай авылларына кабат чыгып киттеләр.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары Арча районының Югары Пошалым авылына рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозуны - су объектын законсыз гидро-техник корылма төзү юлы белән үз белдеге белән биләүне теркәделәр.