Гараж кооперативы рәисенең Түбән Камада санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килүгә катнашы булу фактын хокук бозу шаһиты видеога төшергән. Кадрларда гражданинның калдыкларны тачкага җыеп, территориядән читкә алып чыгып, туфракка ташлавы күренә.
Соңрак ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаганча, хокук бозучы акчаларны экономияләү максатыннан каты коммуналь калдыкларны чыгаруга килешү төземәгән. Кооператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән чүп-чарны белә торып туфракка агызганнар. Чүплекнең мәйданы 65 кв. метр тәшкил итә.
Хәзер «Петрокам-Авто» ГК рәисенә карата мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде. Эш материаллары шулай ук прокурор чараларын күрү өчен Түбән Кама шәһәр прокуратурасына җибәрелде.