Экологлар Александровка елгасының су саклау зонасында икеләтә хокук бозуны ачыкладылар

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Александровка елгасына ирекле керү мөмкинлеген чикләүне Баулы районындагы Ык буе идарәсе инспекторлары ачыклады. Су саклау зонасында булганда гражданин шулай ук терлекчелек калдыклары белән эш итү таләпләрен бозып, аларны туфракка туплап барган.

Хокук бозучыга табигатьне саклау законнарын бозмаска, шулай ук чүплекне бетерергә һәм гражданнарның су объектына ирекле керүенә комачаулый торган агач киртәне сүтәргә кирәклеге турында кисәтү җибәрелде. Законда билгеләнгән срокларда таләпләр үтәлмәде, шуңа бәйле рәвештә хокук бозуларны бетерүгә мәҗбүр итү турында дәгъва бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International