Экология министрлыгының Кама яны идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында Чаллыда Минзәлә тракты һәм Металлургия урамы киселешендә рөхсәтсез чүплекне ачыклаганнар.
Пычрану мәйданы – 150 кв.м. артык, чүплек күләме – 240 куб.м.
Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.