Август башында Тихоновка авылы белән Түбән Мактама ш.т.п. арасында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары законсыз чүплек урынын ачыклаганнар иде. Ачыкланган вакытта чүп-чар мәйданы 50 кв.м тәшкил итте. ТР буенча Росреестр идарәсенә җибәрелгән сорау буенча территориянең муниципаль милектә булуы ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, Әлмәт районы башкарма комитетына кисәтү юлланды.
Экологлар таләпләрен үтәү срогы тәмамланырга 2 атна кала, әмма чүплек бетерелми генә түгел, киресенчә, күләмнәрдә үсүен дәвам итә. Бүген экологлар урынга кабат чыктылар – чүпләү мәйданы дистәләгән тапкыр артып, 1200 кв.м җиткән.
Калдыкларны рөхсәтсез ташлауны бетерү буенча чаралар күрелмәгән очракта территория милекчесенә карата дәгъва-шикаять эше башланачак.