Көек авылындагы легаль булмаган эшләр 500 м2 җирне бозуга китергән

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Көек бистәсендә җир эшләре вакытында төзелеш калдыклары казыла. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә шундый шикаять белән вәзгыятьне үз күзләре белән күрүчеләр мөрәҗәгать иттеләр. 

Территорияне тикшергән Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чүп-чарны теркәмәгән. Әмма җир эшләрен башкару факты үзе законсыз булып чыккан. 

Туфракның уңдырышлы катламы 240 куб.м күләмендә алынган. Бозылган җирләрнең мәйданы 469 кв.м тәшкил итә.

Барлык тикшерү материаллары прокурор чараларын күрү өчен Питрәч районы прокуратурасына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International